Центральная библиотека

"Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез"

14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне.

Китапханәгә китап бүләк итү - аңа икенче тормыш бирү һәм китап укучыларга файда китерү ул. 12-18 февральдә Теләче үзәк китапханәсе  Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап үткәрелгән «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» дип исемләнгән VIII гомумроссия акциясенә кушылды. Укучыларыбыз бүләк иткән китаплар китапханә киштәләрендә лаеклы урын алачак һәм  классика, заманча әдәбият сөюче укучыларыбызны сөендерәчәк.