Центральная библиотека

"Тынычлык хакына укы!"

2024 елның 15 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр Теләче үзәк китапханәсе Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Тынычлык хакына укы!” дип исемләнгән флешмоб үткәрде. Бу чараның максаты: китап аша балаларга патриотизм һәм туган илгә эчкерсез мәхәббәт хисләрен саклап калу һәм тапшыру, әдәбиятны популярлаштыру, укучыларны берләштерү, китап укуга кызыксыну уяту. «Тынычлык хакына укы» акциясе on-linе форматында «телеграмм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә узды. Видеоязмалар китапханә сайты битләрендә #Читайвоимямира! хэштегы белән куелды.  Әлеге чарада 51 кеше: алар арасында укучылар һәм студентлар, пенсионерлар, эшчеләр һәм белгечләр, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.