Центральная библиотека

“Туган илнең, туган телнең матурлыгы якты илһам бирми икән кемгә генә!"

Теләче үзәк китапханәсе социаль челтәрләрдә үзенең битендә 15 гыйнвардан 20 февральга кадәр “Без тынычлык телибез” дип исәмләнгән флешмоб игълан иткән иде. Анда барлыгы 57 сәнгатьле сөйләүчеләр катнашты. Иң-иңнәре 21 февраль көнне Халыкара Туган телләр көне уңаеннан  яңа ачылган “Киләчәк”   яшьләр үзәге бинасында узган  “Туган илнең, туган телнең матурлыгы якты илһам бирми икән кемгә генә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясады. Әлеге кичәдә мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз катнашты. Чараны ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне шигъри юллар аша районыбызның иң оста сүз осталары, үзләренең аһәңле моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үзешчәннәребез бизәде.