Центральная библиотека

"Тарих битләрендә Теләчем"

Яшь буын бүгенге көнне генә түгел, ә үз төбәгенең үткәнен,  ата-бабаларыбызның  ничек яшәгәннәрен, нәрсә белән шөгыльгәннәрен белеп үсәргә тиеш. Шуларны истә тотып, 31 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучыларына Пушкин картасы кысаларында  «Тарих битләрендә Теләчем” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр тирән эчтәлекле «Тарих эзләре буйлап» видеопрезентациясе ярдәмендә укучыларны Теләче районының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Балалар авылның тарихи үткәне, аның мәдәни һәм табигый объектлары, күренекле  кешеләре турында кызыксынып тыңладылар, авыл урамнарының исемнәрен атадылар. Ахырдан укучылар якташ язучыларыбызның иҗатына багышланган интеллектуаль уенда катнашып, актив җавап бирделәр. Чара яшүсмерләрдә тарихка карата җанлы кызыксыну тудырды, үзебез яши торган җиргә тирән хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тоярга ярдәм итте.