Центральная библиотека

Галиаскар Камал - халык драматургы

Галиәсгар Камал – әдәбиятчы, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе һәм драматургия классигы булып санала. Аның пьесалары Казан театрлары сәхнәләрендә бара һәм хәзер дә популяр. Танылган драматургның 145 еллыгына китапханәдә “Галиәскар Камал –халык драматургы” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм журналлар, китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителде.