Центральная библиотека

Кышкы күңел ачулар

3 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Кышкы күңел ачулар” дигән исем астында мавыктыргыч чара үткәрелде. Чарага кунак булып Кыш бабай белән Кар кызы да килде.  Балалар яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай белән бергәләп күңел ачтылар. Сихерле әкият дөньясына чумып, укылган өзектән төрле халыкларның әкиятләрен таныдылар, кызыклы уеннарда һәм ярышларда, тематик викторинада көч сынаштылар. Бәйрәм чарасы  кар бөртекләре һәм чыршы уенчыгы ясау буенча мастер-класс һәм  истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. һәркем уңай хис-кичерешләр һәм яңа ел кәефе белән таралышты.