Центральная библиотека

"Сүзнең көче"

14 декабрь  көнне Теләче гомумбелем бирү мәктәбенең 10 “А”  сыйныфы укучыларына Пушкин картасы буенча “Сүзнең көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды. Мастер-класс вакытында сүзнең көче, матур итеп сөйләм теленең тормыштагы әһәмиятле роль алып торуы турында сөйләнелде. Дөрес сулыш алу, иреннәргә, телгә гимнастик күнекмәләр практик өлештә  күрсәтелде. Мастер классны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Теләче җирлекара китапханәсе директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы үткәрде.