Центральная библиотека

"Әни минем өчен - илаһи зат, укытучым - тылсым иясе"

1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикабызда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Шулай ук агымдагы елыбыз Россия президенты тарафыннан “Укытучылар һәм остазлар елы” – дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан 23 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  “Әни минем өчен – илаһи зат, укытучым – тылсым иясе” дип исемләнгән күркәм чара булып узды. Бирегә 55 елга якын гомерен тарих, җәмгыять белеме дәресләрен укытуга багышлаган Абдуллина Гөләндәм Ахун кызы; Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеген җитәкләгән һәм очсыз-кырыйсыз җәмәгать эшләре, “Бөтендөнья татар конгрессы”ның Теләче бүлекчәсе, “Хатын-кызлар” комитеты, соңрак “Ак калфак” хатын-кызлар, “Мөселман хатын-кызлары” оешмасы җитәкчесе, бүгенге көндә дини тәрбия һәм гыйлем бирүче  санаулы гына булган остазларыбызның берсе Зиннәтуллина Талия Сәгыйть кызы; хезмәт юлын Балалар иҗат үзәгендә башлап җибәреп, соңрак Теләче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак дәвам итеп, хәзерге көндә язмыш биргән сынауларга башын имичә тормышын яратып яшәүче Якупова Люзия Рашад кызы һәм  34 ел Олы Мишә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белем биргән Маннапова Фидая Җәмил кызы чакырулы иде.  Бер карасаң, алар безгә бик тә таныш, бик тә якын кешеләр. Әмма аларның яшәү һәм тормыш итү рәвешләре Ана, Укытучы һәм остаз буларак та искиткеч абруйлы һәм сокланырлык. Ә кемнәр өчен гыйбрәт алырлык.

Әлеге чарада катнашкан мәктәп укучылары, китапханәчеләр һәм  чакырылган кунаклар, остазларыбызның хатирәләрен тыңлап, үзешчәннәребезнең аһәңле җырларын, йөрәккә үтеп керә торган шигырьләрен тыңлап рухи күтәренкелек алдылар.  Җылы мөгаләмәдә  барган кичә ике сәгатьтән артыкка сузылып сизелмичә дә үтеп китте.