Центральная библиотека

"Без бердәм халык"

3 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Без бердәм халык"дип исемләнгән әңгәмә  үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр катнашучыларны бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырды, дәүләт символларын белү буенча уен һәм викторина уздырды. Китапханәче "Без көчле, бердәм халык" һәм "Конституция – төп закон" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда бәйрәм тарихы, Ватан геройлары батырлыклары, Татарстан Конституциясе турында китаплар тәкъдим ителде.