Центральная библиотека

"Читаем с папой"

    Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр ВКонтакте һәм  телеграмм битләрендә әтиләр көненә багышланган «Әти белән укыйбыз» дип исемләнгән виртуаль фотоакция үткәрделәр. Чара әтиләребезнең яхшы әтиләр булуын күрсәтте. Алар көчле рухлы һәм оста гына түгел, ә балалар белән күп шөгыльләнәләр, китаплар укыйлар. Димәк, алар бергә уйныйлар, рәсемнәр ясыйлар, бу бала өчен бик мөһим. Алар уллары өчен үрнәк һәм кызлары өчен игелекле әтиләр булуын күрсәттеләр. Берникадәр вакыттан соң балалар аларга: “Әти, мин синең белән горурланам!” диячәкләр. Фотоакциядә барлыгы 22 кеше катнашып, фотолар җибәрде.