"Көзнең яме уңыш белән"
26 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә “Көзнең яме уңыш белән” исемле бәйрәм чарасы уздырды.Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр тыңладылар, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакләрга җавап бирделәр. Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар.