"Белемлеләр илендә"
27 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Пушкин картасы буенча ”Турнир знатоков” (Белемлеләр илендә) дип исемләнгән уен-ярыш үткәрделәр. Ярышта Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Чараның максаты: укучыларның әдипләребез, язучыларыбыз турындагы алган белемнәрен тирәнәйтү; аларның иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш, үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде. Укучылар ярыш барышында сорауларга актив җавап бирделәр, ахырда командаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.