Центральная библиотека

"Чәй өстәле - гаиләнең җаны"

  19 сентябрь көнне Теләченең “Туган авыл”  кафесында “Чәй өстәле – гаиләнең җаны” исемле милли аш-су әзерләү буенча район  бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар дөрес туклану буенча әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итеп диплом белән бүләкләнделәр.