Центральная библиотека

"Трезво жить здорово"

11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне.

    8 сентябрьдә Теләче үзәк китапханәсендә әлеге вакыйга уңаеннан аек яшәү рәвешен пропагандалаучы «Трезво жить здорово» дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, аның кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә китергән төзәтеп булмый торган зыяны турында сөйләүче китаплар һәм брошюралар күрергә; алкоголизмның барлыкка килү сәбәпләре һәм дәвалау ысуллары турында мәгълүмат табарга; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар табарга мөмкин. Шулай ук китапханәчеләр эчкечелекнең организмга зыяны турында укучыларга буклетлар әзерләделәр.