Центральная библиотека

"Ищите мудрость в книгах Л.Н.Толстого"

    12 сентябрьдә Теләче үзәк китапханәсендә  «Ищите мудрость в книгах Л.Н.Толстого"дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда аның иң танылган әсәрләре: «Детство. Отрочество. Юность», «Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение» һ.б. XIX гасырда язылган, әлеге әсәрләр безнең көннәрдә дә актуаль. Лев Толстойның мәхәббәт, дуслык һәм шәхеснең тарихтагы роле турында уйланулары мәңгелек гомумкешелек проблемаларына кагыла. Нәкъ менә шуңа күрә язучының иҗаты хәзерге укучы өчен дә актуаль. Рус әдәбиятының бөек классигы Л.Н.Толстойның иҗатына һәм биографиясенә багышланган күргәзмә һәркемгә файдалы  булачак.