Центральная библиотека

"Наш мир без терроризма"

     Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният һәм ял паркында «Наш мир без терроризма» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Балалар террорчылык янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, катлаулы ситуацияләрдә калган очракта иминлек чаралары, күпләп кеше җыелган урыннарда саклык чаралары турында белделәр. Шулай ук укучыларга «Терроризму – нет!» дигән буклетлар таратылды.