Центральная библиотека

"Минем яраткан йорт хайваннарым"

16 нчы август көнне Теләче үзәк китапханәсендә балаларда йорт хайваннарына карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән "Минем яраткан йорт хайваннарым" дип исемләнгән күңелле чара уздырылды. Чара барышында балалар йорт хайваннары тормышы турында бик күп гадәти булмаган һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр, йорт хайваннары турында фикер алыштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Китапханәдә йорт хайваннары турында нинди китаплар һәм журналлар барлыгын белделәр, хайваннарны саклау үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, кызыклы фактлар турында сөйләштеләр, тематик викторинада катнаштылар. Аннары балалар носкилардан песи тегәргә өйрәнделәр.