Центральная библиотека

Равил Үтәбай-Кәриминең тууына 90 ел

17 нче август көнне Казаклар авылы китапханәсендә, якташыбыз, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай – Кәриминең тууына - 90 ел тулу уңаеннан тематик кичә үткәрелде. Кичәгә Равил Үтәбай – Кәриминең кызы, бертуган сеңлесе, Уфаның “Ихлас” мәчете имам – хатибы, Равил – Үтәбай – Кәриминең шәкерте Мөхәммәт Галләм, “Татар мөселман календаре” н төзүче автор һәм гамәлгә куючы Фәния Хуҗахмәт, Татарстан милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре докторы, Равил – Үтәбай Кәрими хезмәтләрен өйрәнүче Рамил Исламов кунак булып кайттылар. Шулай ук кичәдә  китапханәчеләр дә катнашты.

Кичә барышында Равил Үтәбай – Кәримигә багышланган күп хатирә – истәлекләр  яңартылды.

Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр.