Центральная библиотека

Библиопикник

18 нче август лагерьның ахыргы көнендә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Библиопикник" оештырдылар. Пикник вакытында төрле күңелле, кызыклы уеннар үткәрелде. Китапханәчеләр шулай ук "Китап ГТО"сы үткәрделәр. Катнашучыларның бурычы: бер минут эчендә тиз һәм аңлы рәвештә әдәби текстның өзекләрен кычкырып укырга иде. Балалар бу конкурста кызыксынып катнашып мөмкин кадәр күбрәк сүз укырга тырыштылар, чөнки ахырдан иң-иңнәрен билгеләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук лагерьның беренче көннән үк старт алган "Иң күп укучы" әдәби конкурсына нәтиҗәлә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.

Теләче районы "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары оештырган флешмоб та бу көнне бизәп, тагында җанландырып җибәрде.