Центральная библиотека

"Имин йөрик юлларда"

Теләче үзәк китапханәсендә үтүче китапханә лагерының дүртенче көне юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. Уку залында балалар өчен "Имин йөрик юлларда" дип исемләнгән уен - дәрес үткәрелде. Дәреснең беренче өлешендә балалар, ЮХИДИ бүлегенең әйдәп баручы белгече Гузель Ягафарованың юл билгеләре һәм юл кагыйдәләре, аларның ни өчен кирәк булуы турындагы чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Китапханәчеләр балаларга юлларда, шәһәрләрдә һәм авылларда, аварияләрдә балалар юл кагыйдәләрен белмәгәнгә һәм үтәмәгәнгә бик еш зыян күрүләре турында әйтеп уздылар. Балалар дәреснең икенче өлешендә мавыктыргыч биремнәр үтәделәр, тематик пазллар төзеделәр, табышмаклар чиштеләр һәм әлеге биремнәрдә үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләк итеп ут чагылдыргыч элементлар - кулоннар бирелде. Балалар юл кагыйдәләрен бозмаска, игътибарлы һәм сак булырга сүз бирделәр. Алынган мәгълүмат балаларга юлда сак һәм тәртип бозмыйча йөрергә  ярдәм итәр дип ышанабыз.

Шулай ук әлеге чарага китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә җәяүлеләр өчен үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында төсле басмалар тәкъдим ителде.