Центральная библиотека

Библиолагерь

Теләче үзәк китапханәсендә "Библиолагерь" үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыралар. Көн саен китапханәдә вакытларын файдалы үткәрергә теләүчеләр саны арта бара. Алар өчен бай программалар эшләнде. Беренче көнне "Иң күп укучы" конкурсы старт алды. Һәрбер көн аерым темага багышланган. Туган телләрне саклау һәм өйрәнүне популярлаштыру максатыннан, һәркөнне очрашуны татар телендә 5 яңа сүз өйрәнүдән башлыйбыз. Без балаларда бер – берләренә карата хөрмәт уятабыз һәм әлбәттә, китап укуга мәхәббәт тәрбиялибез. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә дә зур игътибар бирелә, балалар өчен спорт уеннары, ачык һавада экскурсияләр оештырыла.

Беренче көнебез танышу белән  башланып китте. Балалар бер - берсе белән таныштылар. "Дуслык җепләре" уены уйнадылар. Аннары балалар әкиятләргә нигезләнеп әдәби уенда көч сынаштылар, соңыннан бергәләп чәй эчтеләр, өйдә укырга бергәләп китап сайладылар, чөнки һәркем “Иң күп укучы” конкурсында җиңеп, төп приз алырга тели. Беренче көнебез шәм ясау буенча мастер – класс белән тәмамланды.