Центральная библиотека

"Фәнил Галиев - күпкырлы шәхес"

Бүген, 27 июль көнне, Теләче районының беренче прокуроры, Татарстан Республикасының  юристы, хезмәт ветераны, СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, язучы,  талантлы рәссам, якташыбыз Фәнил Ислам улы Галиевның тууна 84 ел тула. Шул уңайдан  ял паркында кычкырып  укулар үткәрелде. Шулай ук Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  китап күргәзмәсе оештырылды.