Әкият сөйлим, тыңлагыз
30 июнь көнне Теләче җирлекара китапханәсе Район мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Әкият сөйлим, тыңлагыз" дип исемләнгән фольклор чара уздырды. Чарада балалар өчен әкиятләр буенча уен-викторина үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, үзләре дә әкият геройлары булып уйнадылар. Ахырдан балаларга призлар һәм татлы күчтәнәчләр бирелде.