Центральная библиотека

Экоквест

23 июнь көнне "Тюлячинка" паркында балалар өчен Экоквест уены үткәрелде. Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән  хайваннарны таныдылар, бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, пазл җыйдылар, табигатьне саклау буенча үз билгеләрен уйлап таптылар, чүпне дөрес аралап аерым савытларга салырга өйрәнделәр, бит буяу буенча һәм пластик шешәләрдән файдалы савытлар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Ахырда барысы да истәлекле бүләкләр алды.  Әлеге Экоквест уеныннан  балалар позитив энергия һәм бик күп уңай  кичерешләр белән таралышты. Тематик чара мәдәният йорты, китапханә һәм "Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлеге активистлары Рамилә һәм Мәрьям тарафыннан бергәләп оештырылды.