Центральная библиотека

Россия көне

12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шуларны истә тотып, китапханәчеләр мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар өчен патриотик сәгатьләр, күргәзмәләр, акцияләр, әңгәмәләр һәм башка төрле тематик чаралар уздырды. Катнашучылар Россия тарихы, истәлекле урыннар, Россия халыкларының тормышы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, илебезнең дәүләт символлары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, Россия шагыйрьләренең Ватан турында матур шигырьләрен укыдылар, тематик викториналарда актив катнаштылар. Мондый чаралар үсеп килүче буында ватапәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә ярдәм итә.