Центральная библиотека

"Гөрләп үтте Сабантуйлары"

Узган атнада районда һәм авылларда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләп узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә актив катнашты.

Икмәк булса, җыр да була диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бәйрәм авыл үзешчәннәре катнашында, театральләштерелгән күренешләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Мәйдан уртасында милли көрәш, күңелле уеннар, моңлы җырлар яңгырады. Халык рәхәтләнеп ял итте.