Центральная библиотека

"Пушкин әсәрләрен укыйбыз"

 6 июнь көнне, «Пушкин нон – стоп» республика акциясе кысаларында, Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Пушкин әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Ул ике әдәби мәйданчыкта, ял паркында һәм Сабантуй майданында узды. Әлеге чарада катнашучыларга иң элек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтелде, кызыклы фактлар белән таныштырылды, Пушкин әкиятләре һәм шигырьләре турында фикер алышу булып узды. Чара барышында балалар Пушкин әсәрләре буенча әдәби викторина сорауларына җавап бирде. Ахырда укучылар Александр Сергеевичның танылган әсәрләреннән өзекләр, шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм сертификатларга ия булдылар.

Акиянең максаты – укучыларны бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тормыш юлы һәм  иҗаты белән таныштыру, әдәби әсәрләренә кызыксыну уяту.