Центральная библиотека

"Минем гаиләмнең кадерле ядкарьләре"

2023  ел – Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр   елы буларак билгеләп үтелә. Халыкара Гаилә көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән "Минем гаиләмнең кадерле ядкарьләре" исемле чара уздырдылар.

    Гореф-гадәтләр, йола, милли традиция төшенчәләре - аерым халык һәм милләт кешеләренә хас куренешләр. Һәр гаиләнең үзенә генә хас булган тарихы, ерак әби -бабайлардан калган якты хатирәсе, ядкаре бар. Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып, китапханәчеләр укучыларны һәр гаилә өчен кадерле булган ядкарьләр - чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, гаилә фотолары, чабата, күкрәкчәләр белән таныштырдылар.

   Чара барышында укучылар ромашка таҗына язылган, гаилә темасына багышланган сорауларга актив  җавап бирделәр. Ахырдан җәйге каникулларын кызыклы, файдалы үткәрү өчен китаплар яздырып алдылар.