Центральная библиотека

"Сугыш турында китаплар сөйли"

Бөек Ватан сугышы турында бик күп китаплар язылган. Алар безгә Җиңүнең нинди кыйммәт бәрабәренә яулануын аңларга, тормышыбызны, кешелеклелекне һәм гаделлекне бәяләргә өйрәтәләр. Бөек Җиңү көненә багышлап, Теләче җирлекара китапханәсендә “Сугыш турында китаплар сөйли” (В книжной памяти мгновения войны) дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде. Алар арасында «Алар илгә җиңү алып кайтты», Ш.Мостафинның «Батырлык кайтавазы», «Хәтер яктысы» китаплары, Л.Хәмидуллинның «Җиңү җиңел бирелмәде», Х.Басыйровның «Ватанга тугры калдылар» повесть - хикәяләре һәм башка  китаплар урын алды. Бөек Җиңү ул  халык йөрәгендә, Ватаныбыз тарихында иң фаҗигале һәм онытылмас вакыйгаларның берсе булып калды.