Центральная библиотека

"Сүзнең тылсымлы көче"

19 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсендә Пушкин картасы буенча мәктәп укучыларына “Сүзнең тылсымлы көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды. Мастер-класс вакытында сүзнең көче, матур итеп сөйләм теленең тормыштагы әһәмиятле роль алып торуы турында сөйләнелде. Дөрес сулыш алу, иреннәргә, телгә гимнастик күнекмәләр практик өлештә  күрсәтелде. Мастер классны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Теләче җирлекара китапханәсе директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы үткәрде.