Белемлеләр илендә
24 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Пушкин картасы буенча ”Турнир знатоков” (Белемлеләр илендә) дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. Ярышта Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 команда көч сынашты. Чараның максаты укучыларының Габдулла Тукай турында алган белемнәрен тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш, үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү иде. Укучылар ярыш барышында сорауларга актив җавап бирделәр, ахырдан командаларга Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.