Центральная библиотека

"Халык мирасы китапларда"

      Китапханә – рухи байлыкны буыннардан-буынга җиткерүче урын. Сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, тирән мәгънәле китаплар – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Бу байлыкны сакларга, өйрәнергә һәм куллана белергә кирәк. 4 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Халкыбыз мирасы – китапларда” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә, сәүдә үзәкләрендәге китап укучыларга халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын чагылдырган әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләре тәкъдим иттеләр.