Центральная библиотека

"Халкым сиңа багышладым иҗатымны"

28 март көнне Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында танылган язучы Рабит Батулланың туган көне уңаеннан «Халкым сиңа багышладым иҗатымны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Ул безгә язучы буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, драматург, публицист, сатирик, Татарстан Республикасының Халык язучысы һәм  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе буларак билгеле. Күргәзмәдә язучының  әкиятләре, хикәя һәм юмористик әсәрләре тәкъдим ителә. Аның китаплары бер укучыны да игътибарсыз калдырмый, һәркем аның иҗаты белән таныш. Теләгән һәркем язучының китабын өенә яздырып алып укырга мөмкин.