Центральная библиотека

"Толымнарда чыңлый чулпылар"

16 март көнне Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Теләче үзәк китапханәсендә “Яшь гаилә” клубына йөрүчеләр белән “Толымнарда чыңлый чулпылар” дип исемләнгән тематик кичә үтте.

Кичә өч өлештән торды. Беренче өлеш - “Милли бизәнү әйберләре”. Иң элек китапханәчеләр хатын-кыз бизәнү әйберләренең берсе - чулпылар белән таныштырды.

Татар хатын-кызларында чәч толымнарын бизәү табигый саналган, чәч бизәгечләр милли киемнең бер өлеше булып торган. Кыз баланың чәче үремгә керерлек булуга, толымнарга чулпы такканнар һәм хатын-кыз бөтен гомере буе чәчен толымлап, чулпы белән үреп йөрергә тиеш булган. Кызлар  кызыксынып сораулар бирделәр, китапханәчеләр исә белгәннәре белән уртаклаштылар.

Икенче өлеш - “Матурлык остаханәсе” дип аталды. “Яшь гаилә” клубының иң актив әгъзасы Ландыш Трофимова һәм китапханәче Елена Фатихова чәч үрү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Мондый чәч үрүләр беркайчан да модадан чыкмый. Төрле формага кертеп үрелгән чәчләр, прическалардан балалар үзләре дә канәгать калды.

Өченче өлештә сүз риваятьләр, әкиятләр, мәсәлләр турында барды. “Өч кыз” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде, милли уеннар уйналды.

Әлеге чара яшь гаиләләрне уйланырга да, шатланырга да, моңланырга да мәҗбүр итте. Туган телгә, туган илгә булган мәхәббәтләрен тагын да көчәйтте.