Центральная библиотека

Якташларыбыз иҗатыннан

1 март көнне үзләренең гомер бәйрәмнәрен - туган көннәрен танылган якташ язучыларыбыз Рашат Низами һәм Нурислам Хәсәновлар билгеләп үтте.

   Әлеге уңайдан, 2 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрендә булып китап укучыларыбызга якташ язучыларыбызның китапларын тәкъдим иттеләр. Китапханәнең уку залында “Тамырлары шушында бәрәкәтле туфракта” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә  якташ язучыларыбыз Р.Низами һәм Н.Хәсәновның иҗатларын яктырткан китаплар урын алды.