Центральная библиотека

"Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь"

Февраль ае – хәрби-патриотик ай, батырлык ае. 15 февральдә Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу,  герой – шагыйрь Муса Җәлилнең  туган көне, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.

    15 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 117 ел тулу уңаеннан Орымширмә мәктәбе  укучылары өчен “Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, укучылар әдипнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Чара барышында Җәлилгә багышланган электрон презентация күрсәтелде, викторина сорауларына укучылар бердәм  катнашып актив җавап бирделәр.

    Армия сафларында хезмәт итүче егетләребез турындагы ”Солдат альбомы”н карап зур горурлык хисе кичерделәр.

     Шулай ук Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган «Җырым аша белсен халкым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, социаль челтәр битендә Әфганстан җирендә хезмәт иткән якташларыбызны искә алып электрон презентация куелды.