Центральная библиотека

"Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз"

8 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичә “Сердәш” аралашу клубына йөрүчеләр белән берлектә узды. Чара барышында китапханәчеләр әдипнең “Минем тәрәзәләрем” исемле автобиографик повесте белән таныштырдылар. “Сердәш” клубының актив членнары  Ф.Хөснинең  “Кабак” әсәреннән өзек күрсәттеләр, “Асылматы лампа”, “Йөзек кашы” әсәрләрен, “Дөнья матур миңа” шигырен сәнгатьле итеп укыдылар.