Центральная библиотека

"Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз"

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз” исемле әдәби кичә оештырдылар. Чарада Теләче урта мәктәбе укучылары катнашты. Укучылар Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, экран аша язучының музеена сәяхәт кылдылар. Шулай ук чара барышында әдипнең авылдашы Рәйхана апаның Ф.Хөсни турында сөйләгән истәлекләрен, Кәримов Сәид башкаруында “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен видеопрезентация аша бик кызыксынып тыңладылар. Укучылар үзләре дә “Малай белән солдат” хикәясен, “Дөнья матур миңа” шигырен һ.б. әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

            Мәгълүматлы да, файдалы да әдәби чара укучылар өчен өстәмә белем алу чыганагы булды.

Китапханәнең уку залында “Фатих Хөсни- туган ягымның көчле шәхесе” исемле китап күргәзмәсе эшли. Китап укучыларыбызны язучының иҗатын яктырткан күргәзмә белән танышырга көтеп калабыз!