Центральная библиотека

"Флюид-арт"-рәсем ясау буенча осталык дәресе

Теләче үзәк китапханәсендә “Флюид-арт” техникасы ярдәмендә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды. Чара барышында китапханәче танылган рәссамнар Э.Зарипов, Б.Урманче, Х.Якупов, И.Рәфыйков иҗатлары тупланган китаплар белән таныштырды.

    Кызыклы да , мавыктыргыч та булган әлеге дәресне педагог, дизайнер Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы үткәрде. Бүгенге көндә акрил буяу ярдәмендә рәсем ясау декоратив һәм кулланма иҗатның популяр юнәлешләренең берсе. Моннан тыш ул бик мавыктыргыч, иң мөһиме – рәссам осталыгын таләп итми.  Әлеге чарада катнашучылар рәсем сәнгате белән беренче тапкыр гына очрашсалар да үз хезмәтләренннән бик канәгать булдылар. Әлеге хезмәтләр соңыннан күргәзмәдә урын алды.