Центральная библиотека

"Мәрҗани - татар халкының бөек мәгърифәтчесе"

   26 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә ислам дине галиме, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең 205 еллык юбилее уңаеннан әдәби уку уздырылды. Кичәдә  Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. татар халкы язмышында якты эз калдырган  бөек шәхесебез Ш.Мәрҗанинең  хезмәтләре һәм киң колачлы эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Катнашучылар шулай ук  бөек мәгърифәтче турындагы видеофильмны зур кызыксыну белән карадылар.

 “Яшь гаилә” клубы белән берлектә  уздырылган кичәгә чакырылган кунакларыбыз Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, әле күптән түгел генә кече хаҗ кылып кайткан яшь гаиләләр Шәмсетдиновлар, Ахваровлар, Фәләхиевлар, Венера апа үзләренең чыгышларында ислам дине нигезенең бер баганасы булган Хаҗ сәфәре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар. Соңыннан хаҗ кылучылар кичәдә катнашучыларга зәм-зәм суы тәкъдим иттеләр.