Центральная библиотека

“Мәрҗани – татар халкының мәгърифәтчесе”

23 январь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулуга багышланган “Мәрҗани – татар халкының мәгърифәтчесе” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

     Шиһабетдин Мәрҗани – галим- энөиклопедист, күпкырлы шәхес, төпле тирән белемле, татар халкы язмышында тирән эз калдырган шәхес. Ул татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белгән. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә язган. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, халык иҗаты Һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аларда фәлсәфә һәм илаһият, тәгълиматы проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре киң яктыртылган.