Центральная библиотека

«Яңа ел әкияте»

5 гыйнвар көнне Теләче җирлекара   китапханәсең уку залында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән рәсем бәйгесе  үткәрелде. Балалар китапханәче әзерләгән китапларны карап, кышкы вакытны тасвирлаган әкиятләрне искә төшерде. Андагы геройларны һәм табигатьне рәсемгә төшерде. Кыш - искиткеч вакыт, балаларның көтеп алган яраткан ел фасылы. Әйе, чыннан да, табигать әкият төшендә ял иткән кебек. Шушы тылсымлы һәм сихри вакытны катнашучылар  үзләренең эшләрендә тулаем күрсәтә алдылар.