Центральная библиотека

"Әсәрләре дәү әнием кебек тәмле телле"

4 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында "Әсәрләре дәү әнием кебек тәмле телле" дип исемләнгән викторина Әминә Бикчәнтәева иҗаты буенча үткәрелде.

   Әминә Бикчәнтәева - талантлы әдибә. Ул нәниләр, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләр белән киң катлам укучыларга танылды. Аның иҗаты мәгълүматка һәм фикергә бик бай. "Әтиемнең эш бүлмәсе", "Үрдәк беренчелекне алган", "Сөйкемсез җан", "Тәмле сүз", " Хуҗа Насретдин балалар янында" - кыска хикәяләр циклы моның ачык мисалы. Иң элек язучының тылсымлы әсәрләре буйлап балалар сәяхәт иттеләр, аннан соң викторина сорауларына бик тиз һәм дөрес итеп җавапларын әйттеләр. Викторина тәмамлангач та балаларның китапханәдән бер дә кайтып китәселәре килмәде. Без алар белән төрле кызыклы уеннар уйнадык. Уен барышында үзләренең яңа ел бәйрәменә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Һәр уенда актив катнашканнары өчен балаларга бүләкләр тапшырылды.