Центральная библиотека

"Яҗа елга яҗа китап белән"

Китап – белем чишмәсе. Бу һәркемгә мәгълүм. Ә китапка мәхәббәт тәрбияләү, әлбәттә,  гаиләдән, мәктәптән, китапханәдән башлана. Шуларны истә тотып, 3 гыйнвар көнне “Яңа елга яңа китап белән” дигән яңа китаплар белән танышу сәгате булып узды. Китапханәче  китапханә, андагы китап киштәләре, китапларның урнашу тәртибе белән таныштырды.  Ә яшь укучылар яңа китапларның  һәм китапханәгә килә торган газета-журналларның  гаҗәеп рәсемле битләрен ачты. Биредә  матур китапларның бихисап булуы балаларны уңай тәэсирләндерде һәм китапханәгә кабат килергә теләк уятты кебек. Бу көнне өлкән укучыларыбыз да, кечеләре дә үзләрен кызыксындырган яңа матур әдәбият китаплары белән таралышты.