Центральная библиотека

бәйрәм кичәсе

  2 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Куян елына сәяхәт” исемле күңел ачу чарасы үткәрелде. Чарага кунак булып Кыш бабай белән Кар кызы да килде.  Балалар яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай белән бергәләп күңелле уеннар уйнадылар. Сихерле әкият дөньясына чумып төрле халыкларның әкиятләрен кычкырып укыдылар. Ахырдан нәни кунакларыбыз Нуртдинова Рәзинә апалары белән  бик тырышып Кар бөртеге  ясау буенча мастер -класс үттеләр. Бәйрәм чарасы һәркемгә уңай хис-кичерешләр һәм яңа ел кәефе бүләк итте!