Центральная библиотека

Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел.

21 декабрь көнне  күренекле  язучы-прозаик, драматург,Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Мәхмүт Максуд улы Хәсәновның тууына 95 ел тула. М. Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче-сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.  «Язгы аҗаган”, «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», «Инженерлар» романнары китап укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла. Шуларны истә тотып, Теләче җирлекара китапханәсе социаль челтәр битендә язучының әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп уку акциясен игълан итте. 21 декабрь көнне әдипне искә алу кичәсендә китапханәнең уку залында укучыларыбыздан килгән әлеге видеоязмалар белән таныштыру булып узды. Иң сәнгатьле итеп укучылар  әдәбият сөючеләр алдында чыгыш ясады.

 Әлеге акция гыйнвар аенда да дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз!