Центральная библиотека

"Әбиемнең серле сандыгы"

16 декабрь көнне   Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Мәдәни мирас һәм халык сәнгате елына багышлап Теләче урта мәктәбе укучылары белән “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә оештырды.  Әлеге кичәнең максаты: татар халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, аны киләчәк буыннарга тапшыру иде. Чара барышында әби–бабаларыбызның сандыкта сакланган хәзинәләре барланды, милли уеннар уйналды, табышмакларга җаваплар табылды.