Центральная библиотека

"Кул эшләрендә йөрәк җылым"

16 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Сердәш” аралашу клубына йөрүчеләр  белән “Кул эшләрендә йөрәк җылым”  исемле мастер-класс үткәрде. Күз нурларын түгеп, күңел җылысын салып, чын йөрәктән изге теләкләр әйтеп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашларны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән башкарыла. Йон сайлаудан башлап оекбаш бәйләүгә кадәр булган эшләрне әлеге чарада искә төшерелде.Җылы очрашу якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан шигьри юллар, матур җырлар белән бизәлде.