Центральная библиотека

"Ил сакчысы булу - изге эш"

1 ноябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу юлы да райондашларыбыз ил алдындагы бурычын үтәргә китәчәк. Шул уңайдан, елдагыча, район үзәк китапханәсендә патриотик чара узды. Очрашуга ил сагын саклаган ветераннар, мәктәптән “Юнармия” хәрәкәтенең активистлары да чакырулы иде. Егетләр туган ягыбызга исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар!