Центральная библиотека

Модель китапханә

 3 ноябрь көнне Татарстан  Республикасы  Теләче районының Иске Җөри авылында модель китапханә ачылыш тантанасы булды. Ачылыш  Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоцияциясе   рәисе  Гөбәйдуллин Әгъзам Самат улы,  язучы, Татарстан радиосы нәфис тапшырулар редакторы һәм алып баручы Гайнетдинова Дания Заһретдин кызы, Татарстан Республикасының   Милли китапханәсе фәнни методик бүлеге мөдире Нәҗметдинова Люция Мәсхут кызы катнашында узды. 2021 елда Теләче районы Иске Җөри авыл китапханәсе республика китапханәләре арасыннан сайлап алынып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «Мәдәният» милли проекты кысаларында Россия күләмендә уздырылган модель китапханәләр бәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. Федераль бюджеттан 5 млн. сум күләмендә алынган акча ярдәмендә Иске Җөри авыл китапханәсе заманча интерактив техника, уңайлы  мебель белән җиһазландырылды. Китапханә фонды 2635 данә кызыклы фәнни танып-белү китаплары, матур әдәбият белән тулыландырылды. Биредә өлкәннәр, яшьләр, балалар өчен  яңа шартлар тудырылды. Мөмкинлекләре чикле авылдашлар өчен дә беренче катта уңайлы мохит булдырылды.

Модельле, заманча китапханәнең безнең районда  ачулыу  зур горурлык. Биредә һәркем өчен уку, мәгълүмат, белем алу, өйрәнү өчен барлык уңайлыклар, яңа мөмкинлекләр тудырылган.